Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин: Сабан туе – безнең милли казанышыбыз, бу бәйрәмнең мең еллык тарихы бар

2017 елның 1 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама муниципаль районына эшлекле очрашуга килде.

Монда татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе була. Ул "Ильинка" мәдәни-спорт комплексы территориясендә уза.

Быел Түбән Камада үткән Сабан туен онлайн карарга мөмкин булды – Түбән Кама районының рәсми сайтында туры трансляция алып барыла.

Сабан туенда Россия һәм Татарстанның эстрада йолдызлары чыгыш ясады: Мәликә, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар, Хәния Фәрхи.

Иртәнге 7дә шәһәрдән махсус автобус маршрутлары йөри башлады, алар барлык теләүчеләрне мәйданга китерде. Сабан туе кунакларына авыл хуҗалыгы техникасын – көчле заманча тракторлар һәм комбайннарны күрсәттеләр. Мондый техника парады инде берничә ел уза.

Бәйрәм кунакларын шәһәрнең милли җәмгыять вәкилләре каршы алды. Һәр җәмгыять быел төрле халыкларның көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган алачык тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры белән бергә бәйрәмнең кунаклары арасында Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин бар иде.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Айдар Метшин татар халкының милли бәйрәме Сабан туе халыклар бердәмлеге бәйрәме булуын әйтте. Сабан туе безне рухи яктан баета, диде ул.

Үз чиратында, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Сабан туе халыкларның хезмәттәшлеге һәм мәдәниятләрне баету урынына әверелде, дип билгеләде. “Сабан туе – безнең милли казанышыбыз, бу бәйрәмнең мең еллык тарихы бар”,- диде Алексей Песошин.

Ул шулай ук Сабан туенда  катнашучыларга һәм кунакларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм сәламен укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International