Рөстәм Миңнеханов Свердловск өлкәсе татарлары белән очрашты

2017 елның 1 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Свердловск өлкәсе татарлары җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы "Ак ат" ат-спорт комплексы территориясендә узды (Свердловск өлкәсенең Сысерть шәһәр округы Кандиково авылы). Очрашуда шулай ук Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Куйвашев катнашты. 

Евгений Куйвашев белдергәнчә, Свердловск өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек актив рәвештә үсә, еллык товар әйләнеше 20 млрд. сумга җитә. "Әлбәттә, иң мөһиме Татарстан белән Свердловск өлкәсенең бүгенге көндә чыннан да тугандаш булуы, без якын дуслар. Без һәрвакыт бер-беребезгә уртак планнар һәм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итешәбез. Ышанам, сезнең Свердловск өлкәсе белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең 20 еллыгы уңаеннан Сабантуй бәйрәменә килүегез ике төбәк арасындагы хезмәттәшлеккә этәргеч бирәчәк", - дип ассызыклады Евгений Куйвашев. Өлкәдә 160 милләт вәкиле яши, без һәрчак шатланып Сабантуйны бәйрәм итәбез, дип ассызыклады ул.

"Сабантуй - ул Россия бәйрәме генә түгел, ә халыкара бәйрәм. Быел Сабантуй 57 төбәктә һәм егермедән артык илдә уздырыла. Безнең туган башкорт халкы вәкилләре биредә булуы шатлыклы, алар белән бергә бу бәйрәмне уздырабыз да", - диде Татарстан Президенты.

"Мин барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, Сабантуй гореф-гадәтләребезне, мәдәнияыбызны күрсәтү өчен мөмкинлек һәм дуслар белән тагын бер кат очрашу өчен сәбәп!", - диде ул. 

Шуннан Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге вәкиле Ринат Садриев ике төбәк арасындагы хезмәттәшек турында хәбәр итте. 

Свердловск өлкәсенең Түбән Сергинск муниципаль районы башлыгы Валериө Ермеев хәбәр иткәнчә, район халкының 16 проценты - татарлар, ел саен биредә Сабантуй бәйрәме уздырыла, милли мәктәпләр һәм китапханәләр бар. 2014 елда Түбән Сергинск муниципаль районы белән ТР Кукмара муниципаль районы арасында үзара сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек итү ниятләре турында килешү имзаланган. 

Рөстәм Миңнеханов Евгений Куйвашевка татар җәмәгатьчелегенә ярдәм итүе һәм Сабантуй уздыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International