Алексей Песошин контроль-күзәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев “Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү турында” киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Горкида (Мәскәү өлкәсе) узды. Видеоконференцэлемтә режимында уздырылган киңәшмәдә төбәк хакимият структуралары, аерым алганда, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре, “Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы” өстенлекле программасының катнашучылары, РФ субъектларындагы югары башкарма орган җитәкчеләре, административ юнәлеш өчен җаваплы урынбасарлар, прокуратура органнары, РФ субъектларындагы эшкуарлар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр катнашты.

Татарстаннан видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Дмитрий Медведев, киңәшмәне ачып, илдә контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасына керешүләре хакында искә төшерде. "Бу өлкә аерым өстенлекле программа буларак билгеләнгән, - диде ул. – Реформаның барлык максатчан бурычлары 2025 елга кадәр махсус әзерләнеп расланды”.

Бүген бу эш ничек ничек оештырылган, территориаль органнары белән реформаны координацияләү ничек тәэмин ителү турында фикер алышырга кирәк, дип билгеләде Дмитрий Медведев.

Ул шулай ук 2018 елдан башлап, барлык  планлы тикшерүләр куркынычлылык категориясеннән чыгып үткәрелергә тиеш, дип искә төшерде. Мондый категориягә, үз чиратында, барлык күзәтү объектларын бүләргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International