Рөстәм Миңнеханов Костанайда җиңел автомобильләр җитештерүче предприятиедә булды

2017 елның 8 июле, шимбә

Костанайга эш сәфәре (Казахстан Республикасы) кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңел автомобильләр җитештерү предприятиесендә булды. 

«СарыаркаАвтоПром» ( «Allur» КТ АҖ составына керә) - Казахстанда җиңел автомобильләр җитештерүче бердәнбер предприятие.

Компания 2010 елда Котсанайда эшли башлаган. Елына биредә 25 мең автомобиль җитештерәләр.  

Производство мәйданчыгында SsangYong, Peugeot, Hyundai, Geely, JAC, Ravon җиңел автомобильләрен, Iveco һәм JAC Ankai автобусларын, шулай ук IVECO һәм JAC коммерция транспортын җыялар. Заводта чит ил белгечләре эшли, алар роботлаштырылган җиһазлар программалары эшләүне тәэмин итәләр. 

Заводта Рөстәм Миңнеханов һәм Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов производство мәйданнарын карадылар. Аларга эреп ябыштыру, буяу цехларын күрсәттеләр, авыл хуҗалыгы һәм коммерция техникасы күргәзмәсе белән таныштырдылар. 

«Allur» КТ АҖ Директорлар советы рәисе Андрей Лаврентьев сүзләренчә, компания югары технологияләр куллана һәм проивзодствода яңа юнәлешләр үзләштерә. Әйтик, электрда йөри торган автомобильләрне җитештерү тәҗрибәсе сынап каралган. Андый автомобильләрне Казахстандагы табигать шартларында эшли алуы тикшерелгән. 

Автомобильләрне карагач, Андрей Лаврентьев Рөстәм Миңнехановка JAC IEV6S электромобилендә йөреп карарга тәкъдим итте. 

Тест-драйв тәмамлангач, Андрей Лаврентьев Рөстәм Миңнехановны Сабантуй бәйрәме белән котлады һәм рәхмәт йөзеннән Татарстан Республикасы Автоспорты федерациясенә JAC IEV6S электромобилен тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International