Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлегендәге монастырь ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелде

2017 елның 9 июле, якшәмбе

Бүген Польшаның Краков шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 41нче сессиясе карары белән Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлегендәге монастырь Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу хакта утырышта рәислек итүче Португалиянең ЮНЕСКОдагы Илчесе Хосе Филип Мендос Морес Кабраль белдерде.

“Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрендәге монастырь” номинация досьесы Бөтендөнья мирас комитетына узган ел башында тәкъдим ителгән иде. Зөя утрау-шәһәрлегендә зур күләмдә торгызу һәм реставрацияләү эшләре Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә “Яңарыш” фонды ярдәмендә уздырылды.

Краковта узган 41сессия утырышында ЮНЕСКО каршындагы РФнең даими вәкиле Александр Кузнецов җитәкчелегендәге Россия делегациясе катнаша. Аның составында шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, ИКОМОС Россия милли комитеты вице-президенты, Казан мәдәният институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рафаэль Вәлиев, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Зөя тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин бар.

Фикер алышуга номинацияне Бөекбританиядән ИКОМОСның һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет эксперты Сьюзен Деньер тәкъдим итте. Ул 2014 елда Зөя утрау-шәһәрендә булган иде.

Аннары ЮНЕСКО каршындагы Бөтендөнья мирас комитетының әгъза илләре – Ливан, Зимбабве, Казакъстан, Финляндия, Төркиянең  һәм башка илләрнең даими вәкилләре үзләренең хуплауларын белдерде.

Россия Федерациясе исеменнән рәхмәт сүзләрен Александр Кузнецов җиткерде.

Успение монастыре Россиянең ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән 29 нчы объекты булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International