Рөстәм Миңнеханов МИНЕПС конференциясе кысаларында спорт тарихы күргәзмәсен һәм ЮНЕСКО экспозицияләрен карады

2017 елның 14 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Корстон” КСККда спорт тарихы күргәзмәсен һәм ЮНЕСКО экспозицияләрен карады.

Күргәзмә Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрларның һәм иң югары вазыйфаи затларның V халыкара конференциясе (МИНЕПС) кысларында ачылган.

Искәртәбез, конференция Казанда 2017 елның 13 июленнән алып 15 июленә кадәр ЮНЕСКО җитәкчелегендә барачак, анда ЮНЕСКО әгъзалары булган дәүләтләрнең спорт өлкәсендәге дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша.

Конференция ЮНЕСКО инициативасы буенча 1976 елдан бирле уздырыла. МИНЕПСның төп максаты - физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә халыкара вакыйгаларны бәяләү һәм Халыкара физик тәрбия һәм спорт хартиясендә, Олимпия  хартиясендә һәм башка халыкара документларда беркетелгән принципларга туры килерлек стратегияләр әзерләү.

«Корстон» холлындагы күргәзмәгә РФ Дәүләт спорт музее экспонатлары куелган. «Корстон»да халыкара ярышларга багышланган экспозиция дә тәкъдим ителә.

 

Кунаклар шулай ук Мәскәүдәге җәйге Олимпиада-80 факелын, Казандагы Универсиада-2013 факелын һәм башкаларны карый алалар.

Күргәзмәгә аңлатмаларны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов биреп барды.

Күргәзмәне карауда РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, РФ Спорт министры Павел Колобков һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International