Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда спортны үстерү – сәясәтнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе

14 июль 2017 ел., җомга

Спорт инфраструктурасына акчалар кертелгән саен, кешеләр сәламәтерәк була бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрларның һәм иң югары вазыйфаи затларның V халыкара конференциясен (МИНЕПС) ачу тантанасында белдерде. 

Чара бүген да «Корстон» КСККда ачылды. 

Конференциядә ЮНЕСКО әгъзалары булган дәүләтләрнең спорт өлкәсендәге дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаша. Барлыгы 117 ил, шулай ук кызыксынучы халыкара һәм спорт оешмалары, катнашучылар саны 700гә якын.

 

Конференция ЮНЕСКО инициативасы буенча 1976 елдан бирле уздырыла. МИНЕПСның төп максаты - физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә халыкара вакыйгаларны бәяләү һәм Халыкара физик тәрбия һәм спорт хартиясендә, Олимпия  хартиясендә һәм башка халыкара документларда беркетелгән принципларга туры килерлек стратегияләр әзерләү.

Игълан ителгән темалар арасында - бөтен кеше өчен инклюзив мөмкин булган спорт концепциясен эшләү, спортның тотрыклы үсешкә һәм тынычлыкка өлешен арттыруны тәэмин итү, «Спорт катализатор буларак – Көн тәртибе-2030ны тормышка ашыру өчен партнерлык элемтәләре» тематик дискуссиясе һәм башкалар.

Чара башланганда РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин конференциядә катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин сәламләвен укып чыкты.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән конференция кунакларын һәм анда катнашучыларны сәламләде.   

Конференциядә катнашучыларга шулай ук ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокованың видео мөрәҗәгатен күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үз чиратында ЮНЕСКО җитәкчелегенә күп еллар буена уңышлы хезмәттәшлек һәм төрле яклы ярдәм, шулай ук  Казанны Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрларның һәм иң югары вазыйфаи затларның 6 нчы  халыкара конференциясе (МИНЕПС) уздыру урыны итеп сайлаган өчен рәхмәт белдерде.    

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында тарих һәм мәдәният ядкярләрен саклап калуда күрсәтелгән ярдәм өчен - Успенье соборын һәм Свияжск утрау-шәһәрендәге монастырьны ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә керткән өчен  дә рәхмәтен җиткерде.

«Соңгы елларда Татарстан башкаласы берничә Европа һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге халыкара спорт ярышы аренасына әвереледе, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Барлык турнирлар белән тамашачылар бик кызыксындылар. Яшьләр Россия һәм бөтендөнья дәрәҗәсендә спортта карьера ясарга мөмкин булуын аңлый башладылар».

Казан, чынлап торып, Россиянең спорт башкаласына әверелә бара, диде Рөстәм Миңнеханов, монда Бөтендөнья җәйге Универсиадасы- 2013, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемионаты, «Мастерс» турнирлары узды. Ел саен Европа һәм дөнья чемпионатлары һәм беренчелекләре узып тора. Быел июнь аенда FIFA Конфедерацияләр кубогы кысаларында дүрт матч узды. Барлык чараларга да спорт бергәлекләре, федерация җитәкчелеге, спортчылар һәм кунаклар тарафыннан югары бәя бирелде.

«2018 елда Казан 11 Росия шәһәре арасында футбол буенча дөнья чемионаты матчларын кабул итәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 2019 елда тагын бер зур вакыйга - «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты узачак. Хәзерге вакытта Казанда бу вакыйгага актив әзерлек бара. Без турнир уздыру өчен яңа объект – «Казан ЭКСПО» күргәзмә үзәген төзибез. Сезнең барыгызны да шушы вакыйгага мәртәбәле кунаклар буларак чакырасым килә».

«Татарстанда спортны үстерү – сәясәтнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Республикада 10 меңнән артык спорт корылмасы бар, 12 спорт командасы даими рәвештә  халыкара турнирларда катнаша», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования