Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларын парк һәм скверларда тәртип саклауны игътибарда тотарга өндәде

2017 елның 15 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген муниципаль районнар башлыкларын парк һәм скверларда тәртип саклауны игътибарда тотарга өндәде.

Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика программасы буенча төзелгән, төзекләндерелгән парк һәм скверларда тәтрип сакларга кирәк, бәлки, кайбер җирдә эскәмияләрне ремонтларга, яктырткычларны төзәтергә һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга, республикадагы парк һәм скверлар хәлен күздә тоту өчен, мониторинг формасын булдырырга йөкләде - бу парклар халәте турында оператив мәгълүматны белеп торырга ярдәм итәчәк. 

Наталия Фишман киңәшмә эшендә Мөслимнән видеоконференцэлемтә аша катнашты. 

"Парклар эксплуатациясе темасы бик әһәмиятле, - диде Рөстәм Миңнеханов Наталия Фишманга. - Мониторинг формасын табыгыз, әлеге мәйданчылкар халәте турында хәбәр итегез. Бәлки социаль челтәрләр аша". 

Әлеге программага без зур күләмдә бюджет чараларын җәлеп иттек, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, эшләнгән эшләр әрәм булса, күҗелсез була. 

"Без акча туздырып, ә бу паркларның кешеләргә кирәге булмаса, анда берни оештырылмыйча калса, беркем дә тәртипне тикшереп тормаса, алайса ник аларны төзергә?! - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мин район башлыкларына мөрәҗәгать итәм. без бу процесска гаять зур ресурслар җәлеп иттек". 

Моннан тыш, Татарстан Президенты сүзләренчә, территорияләр, районнар үзләре иҗтимагый киңлекләрне үстерү яклы булмаса, киләсе елда бу максатка аларга бюджет чаралары бирелмиячәк. "Бездә артык акча юк, без бары тик урыннарда вәзыятьне үзәртеп, әхлак-тәрбияне яхшыртырга телибез, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. - Бу акчаларга социаль объектлар да төзи алабыз, юлларны да төзекләндерә алабыз, әмма без парк һәм скверлар оештырырга булдык - иҗтимагый киңлекләр эшләсен өчен". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International