Марат Әхмәтов: Һава шартлары үләннәрнең беренче катын чабуны төгәлләргә мөмкинлек бирә

2017 елның 15 июле, шимбә

Татарстанда терлек азыгы әзерләүнең барышы турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанның Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында үтте. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов республикада 590 мең тонна азык берәмлеге әзерләнүен җиткерде. Печән 125 мең тонна, сенаж 1700 мең тонна әзерләнгән. Уртача, бер баш шартлы терлеккә 10,1 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

“Республикада соңгы дүрт көндә чынлап җәйге һава торышы урнашты, бу исә хуҗалыкларга азык әзерләү темпларын көчәйтү мөмкинлеген бирде, - диде  Марат Әхмәтов. - Һава шартлары һәр көнне 150 мең тонна сенаж әзерләү, якын арада беренче кат үләннәрне чабып бетерү мөмкинлеген бирә”.

Терлек азыгы әзерләүнең күләме буенча районнар арасында Сарманда (18,8 а.б.), Зәйдә (16,3 а.б.), Нурлатта (12,1 а.б.), шулай ук Апас һәм Актанышта әзерләнгән.

Моннан тыш, киңәшмә кысаларында, Марат Әхмәтов Татарстанда 5-7 июльдә узган агросәнәгать форумы – “Бөтенросссия кыр көне-2017” күргәзмәләре нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Форумда инновацион агротехник эшләнмәләрне илнең 41 төбәгеннән 350 компания тәкъдим иткән, шулай ук Беларуссия һәм Германия. 21 чит илдән продукция тәкъдим ителгән.

Форумда барлыгы 30 мең катнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International