“Иннопром-2017” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан килешүләр имзалады

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

Екатеринбургта 9-13 июльдә узган “Иннопром-2017” халыкара сәнәгать күргәзмәсендә килешүләр имзаланды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.

Аерым алганда, ТР вице-премьеры һәм “Пенетрон-Россия” холдингы башлыгы Игорь Черноголов Татарстанда гидроизоляция материаллары җитештерү буенча сәнәгать линиясе ачу турында килешү имзалады.

Шулай ук күргәзмә вакытында  “КАМАЗ” ГАҖ  һәм X5 Retail Group 100 “КАМАЗ” йөк автомобильләре һәм шул ук санда “Нефаз” ярымприцепларын җибәрү турында килешү имзаланды.

Министр “Иннопром” күргәзмәсенең 2010 елдан бирле ел саен уздырылуын искә төшерде. “Быел Япония күргәзмәнең партнеры булды, узган ел Индия иде, киләсе елга Корея булачак”, - диде ул.

Альберт Кәримов сүзләренчә, быел күргәзмә “акыллы җитештерү”гә багышланган. “Цифрлы технологияләр, җитештерү белән идарә итү, товарның яшәеш циклы турында фикер алышулар күп булды”, - дип ачыклады ул.

Вице-премьер шулай ук Татарстан делегациясенең Урал тау-металлургия компаниясе Андрей Козицын белән очрашу турында да хәбәр итте. “Хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштык. Коллегалар республикага август-сентяябрьдә үзләренең компанияләрен күрсәтергә киләчәк”, - диде ул.

Республиканың сәнәгать потенциалы турындагы Made in Tatarstan мәгълүмат сайтында 80 компания теркәлгән, дип белдерде Альберт Кәримов.

Портал ике телдә – рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителә. “Мәгълүмат тәкъдим ителәчәк порталда телләр санын арттыру планлаштырыла”, - дип билгеләде А.Кәримов.

Беренче битендә Татарстан икътисадының әйдәп баручы тармаклары – нефть, автомобиль, химия, авиасәнәгате, авыл хуҗалыгы, суднолар төзелеше күрсәтеләчәк.

Портал мобиль җайланмалар өчен көйләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International