Рөстәм Миңнеханов юлларны төзекләндерү сыйфатын тикшерүне көчәйтергә йөкләде

2017 елның 21 июле, җомга

2017 елда "Волга" М-7 федераль трассасын төзекләндерүнең ике объектында юл төзү эшләрен тәмамлау каралган. Бөтен эшләр дә вакытында башкарыла.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүгенге көнгә "Волга" М-7 федераль трассасында юл салу эшләре 48 % ка башкарылган, атнасына уртача 4 % эшләнә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юл төзүчеләренә Казан аэропортына бара торган юлга игътибар итәргә тәкъдим итте, күптән түгел ремонт ясалса да, сыйфаты яхшы түгел, тәгәрмәч эзеннән чокыр барлыкка килә.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов билгеләгәнчә, Чаллы, Казан, Минзәлә, Лаеш мунципаль районнарында юл челтәре сыйфаты буенча тикшерүләр үткәрелгән. Чаллыда Мәскәү проспекты, Минзәлә районында Тупач авылы янындагы Минзәлә елгасы аша күпердә юл сыйфаты буенча кисәтмәләр бар.

Рөстәм Миңнеханов бөтен кимчелекләрне дә төзәтергә йөкләде. "Мин күзәтчелекне көчәйтү һәм катгый рәвештә сыйфатны тикшерүне сорыйм, шул исәптән федераль трассаларда да", - диде ТР Президенты. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына подрядчыларга таләпләрне арттырырга һәм вакытында кимчелекләрне төзәтергәз йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International