Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә татар мәдәни үзәге урнашачак бинаны карады

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. 

Анда Рөстәм Миңнеханов яңа татар мәдәни үзәге урнашачак бинаны карады (Мәскәү Көнчыгыш административ округының Вешняки районы). Рөстәм Миңнеханов белән Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Хөснуллин да йөрде.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар объектны төзекләндерү планы, аны куллану максаты турында сөйләштеләр. Яклар фикеренчә, яңа татар мәдәни үзәге районның төрле милләт халкын һәм балаларын җәлеп итәчәк. Күп функцияле үзәктә иҗади коллективлар, тел өйрәнү курслары һәм башкалар урнашачак, дип көтелә. 

Бинаны карагач, эш киңәшмәсе узды, анда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм Вешняки управасы вәкилләре катнашты. 

Татар мәдәни үзәге өчен бина ("Энтузиаст" кинотеатры, 1977 елда төзелгән) 10 елга түләүсез файдалануга биреләчәк. Хәзерге вакытка Россия башкаласының татар җәмәгатьчелеге "Асадулаев йорты"нда чаралар уздыра (Кече Татар тыкрыгы), биредә төрле иҗади түгәрәкләр, музыкаль татар коллективлары эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International