Татарстан Президенты ВМС компаниясе вәкилләре белән очрашты

2017 елның 18 августы, җомга

Бүген 86 нчы Измир халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ВМС" компаниясе идарәсе әгъзасы Тургут Шенол белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ул 2015 елда әлеге компаниядә булган һәм аның мөмкнилекләре уңай тәэсир калдырган. Ул билгеләгәнчә, Татарстан бүген актив рәвештә күләмле инфраструктура, сәнәгать һәм спорт проектларын гамәлгә ашыра. Республика - Россиянең алдынгы сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге. Өченче ел рәттән Татарстан инвестицияклиматы илкүләм рейтингында беренче урында.

Очрашуда яклар Татарстан Республикасында автомобиль төзелеше кластерын үстерү турында сөйләштеләр. Аның нигезендә "КАМАЗ" ГАҖ, «Ford Sollers» заводы, «ЕлАЗ» һәм автомобиль өлешләрен җитештерүчеләр тора. Очрашуңа "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты. Ул "ВМС" компаниясе белән үзара файдалы хезмәттәшлеккә өметен белдерде. 

"ВМС" - Төркиядә иң эре автомобильләр җитештерүче компания. Предприятегә 1964 елда нигез салынган. Компания заманча автобуслар, авыр йөк автомобильләре, фургоннар, коммерция өчен автомобильләр, хәрби техника җитештерә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International