Рөстәм Миңнеханов «Блокчейн: Россиянең яңа нефте» бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында катнашты

29 август 2017 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Блокчейн: Россиянең яңа нефте» бөтенроссия конференциясенең пленар утырышында катнашты.

Чара Иннополиста узды. 

Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче рәсми затлар Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән мәгълүмат технологияләре белгечләре эшләнмәләре экспозициясен карады. 

Конференциядә катнашучыларны сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада blockchain технологиясе өлкәсе үсешен һәм эшләнмәләрне игътибар белән күзәтәләр. 

"Сез сөйләгән күп әйбер безгә әлегә аңлашылмый, әмма безнең фикеребезчә, бу кирәк нәрсәләр, шуңа күрә без сезне хуплыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов, һәм аудиториядәгеләр аның сүзләрен елмаеп каршы алды. 

"Кешенең белеме җитмәсә, аның интуициясе көчле булырга тиеш. Карагыз, сездән уңда һәм сулда кем утыра - әйләнә-тирәдә дөрес кешеләр. Әлбәттә, без нефтьтән баш тартмыйбыз, шулай да цифрлы икътисадсыз һәм блокченннан башка хәзерге дөньяда кыен була. Шуңа да без бүген яңа юнәлеш турында сүз йөртәбез һәм сезгә Иннополискта бүген зур форумда катнашуыгыз өчен рәхмәт", - диде ул. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, технологияне гамәлгә ашыру өчен платформа һәм кулланучы кирәк. 

ИТ хезмәт күрсәтү өчен юнәлешләр төрле була ала, шул исәптән медицина, Росреестр хезмәте, криптовалюта һәм башкалар, диде Рөстәм Миңнеханов, моңа эшне башкарырлык белгечләр кирәк, хезмәтне кулланучылардан да теләк кирәк. 

"Идеяләрегезне тәкъдим итегез - бездән ярдәм, аларны бергә чынга ашырыйк. Сезгә яхшы һәм уңышлы эш телим. Татарстан ачык. Килегез, күчегез безгә, ничек тә ярый", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования