ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы узды. Ул катлаулы һава шартларында транспортның хәрәкәтенең өзлексез булуын һәм торак-коммуналь хуҗалыкның эшләвен тәэмин итү буенча өстәмә чараларга багышланган иде.

Утырышны ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе урынбасары – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә Идарә башлыгы Рөстәм Гомәров җитәкчелегендә киңәшмә барышында ведомствоның 2023 елдагы хезмәт-хәрби эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующиеның ведомстводан тыш саклауны һәм лицензия-рөхсәт бирү эшен оештыру буенча урынбасары Павел Дегтярев, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, үзара хезмәттәшлек итүче структуралар вәкилләре катнашты.


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанда 155 меңнән артык ата-ана «ТР Электрон мәгариф» системасында теркәлгән инде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.


12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

12 гыйнварда Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.


11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.


9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә 170 меңнән артык кеше килгән. Алар өчен, шулай ук җирле халык өчен муниципалитетлар 6,5 меңнән артык чара әзерләгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.


30
декабрь, 2023 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.


28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел гамәле кысаларында өч яшь татарстанлының хыялларын тормышка ашырды. Ул Казанның күп балалы гаиләсендә кунакта булды, анда берьюлы өч бала теләк теләгән булып чыкты.


27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Юбилейная» кошчылык фабрикасының автоматлаштырылган газ бүлү станциясен ачу тантанасында катнашты.

Объект Татарстанның Лаеш районында урнашкан (Песчаные Ковали авылы).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International