ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыру проектын 2030 елга кадәр озайтуны хуплады, дип хәбәр итте Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко. 2026 елга кадәр финанслауның гомуми күләме 60 млрд сум тирәсе тәшкил итәчәк. Шулай ук яңа уку елыннан эшли башлаячак тагын 20 шундый мәктәп сайлап алынды. Шулай итеп, алдынгы инженерлык мәктәпләренең бөтен системасы Россиянең 23 төбәгендә 50 югары уку йортын үз эченә алачак.

Тэги: Иннополис университеты

15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә Совет утырышы узды, анда «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» (АИМ) федераль проектында катнашучы югары уку йортлары 2023 ел өчен хисаплар тапшырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис Университеты вәкилләре һәм «Ростелеком» ГАҖнең мәгълүмат системаларын үстерү буенча вице-президенты, Иннополис Университетының АИМ Экспертлар советы әгъзасы Дарий Халитов катнашты.

ТР Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Сугышта ярдәм иткән өчен» медальләрен тапшыру тантанасы булды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Дәүләт Советының илле беренче утырышында катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлавы.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов МГИМОның халыкара-хокук факультеты деканы Никита Молчаков һәм МГИМОның Цифрлы икътисад һәм финанс инновацияләре үзәге директоры Элина Сидоренко белән очрашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт районы Советының хисап сессиясендә катнашты. 2023 елның социаль-икътисадый нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук агымдагы елга планнар билгеләделәр.


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районында булды, анда ил Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында гаилә тормышының алтын юбилярларын – Драгуновлар һәм Софроновлар гаиләләрен котлады, шулай ук район Советының хисап утырышында катнашты.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышында катнашты.

Киң вәкиллекле утырыш Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы мәйданчыгында (Копылов урамы, 2а) узды. Чара башланганчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм аларны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар, анда аларга берничә проект тәкъдим ителде.

 


10
февраль, 2024 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан муниципаль районнары рейтингының нинди критерийлар буенча төзелүе турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International