ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

12 гыйнварда Россия Федерациясе Прокуратурасы хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.


11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Архив эше буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.


9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә 170 меңнән артык кеше килгән. Алар өчен, шулай ук җирле халык өчен муниципалитетлар 6,5 меңнән артык чара әзерләгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр.


30
декабрь, 2023 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.


28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел гамәле кысаларында өч яшь татарстанлының хыялларын тормышка ашырды. Ул Казанның күп балалы гаиләсендә кунакта булды, анда берьюлы өч бала теләк теләгән булып чыкты.


27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Юбилейная» кошчылык фабрикасының автоматлаштырылган газ бүлү станциясен ачу тантанасында катнашты.

Объект Татарстанның Лаеш районында урнашкан (Песчаные Ковали авылы).

Россия Федерациясе Хөкүмәте 23.12.2023 елның 3883-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 24 мартындагы 539-р номерлы боерыгы белән расланган индустриаль парклар, сәнәгать технопарклары һәм югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләү буенча проектлар исемлегенә кертелә торган үзгәрешләрне раслады.


26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Казан федераль университеты обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә багышланган брифинг узды.

ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникулларында халыкның комплекслы иминлеген һәм ТКХның өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча брифинг узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International