Татарстан Республикасы Премьер-министры


Халиков Илдар Шәфкать улы

Халиков Илдар Шәфкать улы

Элемтә өчен мәгълүмат

Адрес:
420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1
Телефон:
(843) 264-77-01, 264-77-02
Факс:
(843) 264-32-64 (тел. для проверки 264-77-80)
E-Mail:
prav@tatar.ru

Тәрҗемәи хәле

1967 елның 21нче ноябрендә ТАССРның Әгерҗе шәһәрендә туган.

1985 елда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1987 елда хокук белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына укырга керә.

1993-1995 еллар – "Челны-банк" акционерлык коммерцияле банкының әйдәп баручы белгече, кыскавакытлы һәм озынвакытлы кредитлаштыру, депозитлар һәм кыйммәтле кәгазьләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы, идарә башлыгы.

1995-1996 еллар – "КамАЗ" ААҖнең хокукый идарә башлыгы урынбасары.

1996-2003 еллар – "КамАЗ" ААҖнең финанслар буенча директоры, генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары - икътисад һәм финанслар буенча директоры, генераль директорының корпоратив стратегия буенча урынбасары.

2003-2005 еллар – Яр Чаллы шәһәре администрация башлыгы.

2006 елның 1нче гыйнварыннан - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, шәһәр мэры.

2010 елның 22нче апреленнән бирле - Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Дәүләт бүләкләре:

• "Хәрби хезмәтендәге казанышлары өчен II дәрәҗәдәге медаль", 1987 ел,
• "СССР хәрби көчләренә 70 ел" медале, 1997 ел,
• РФ Дәүләт премиясе лауреаты, 2001 ел,
• "Казанның 1000-еллыгы истәлегенә" медале, 2005 ел,
• Дуслык Ордены, 2008 ел.

Иҗтимагый бүләкләр һәм исемнәр:

• Россия эчке эшләр министрлыгының "Россия эчке эшләр министрлыгына 200 ел" медале, 2002 ел,
• Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының "Хәрби идарәнең җирле органнарында эчкерсез хезмәте өчен" мактаулы билгесе, 2004 ел,
• РФ оборона министрлыгының "Автомобиль техникасын тудыру өчен" күкрәк билгесе, 2004 ел,
• "Россия эчке эшләр министрлыгына ярдәм күрсәтү" билгесе, 2005 ел (Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган билге),
• РФ дәүләт наркоконтроль оешмасының "Наркомат" журналы оештырган "II дәрәҗәдәге Наркомат ордены", 2005 ел,
• "Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе, 2005 ел,
• РОСТО (ДОСААФ)ның "1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 60-еллыгы" юбилей медале, 2005 ел,
• РФ Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең "2006 ел Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алуда актив катнашканы өчен" медале, 2006 ел,
• "Кузбасска хезмәт иткәне өчен" медале (Кузбасс губернаторы тарафыннан гамәлгә куелган), 2006 ел,
• Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының "Хәрби идарәнең җирле органнарында эчкерсез хезмәте өчен" күкрәк билгесе, 2006 ел,
• "Дәүләт Думасы. 100 ел" юбилей күкрәк билгесе, 2006 ел,
• "2006 елның иң яхшы муниципаль хезмәткәре" республика конкурсының "Муниципаль берәмлекнең иң яхшы җитәкчесе" номинациясендә лауреаты, 2006 ел,
• Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, 2006 ел, 2007 ел, 2008 ел,
• РФ оборона министрлыгының мактаулы грамотасы, 2007 ел,
• Россия эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең "Хезмәттәшлек өчен" истәлекле медале, 2007 ел,
• "Россия ватанпәрвәре" истәлекле медале, 2007 ел.

Өйләнгән, тормыш иптәше - Гүзәл Илмир кызы Халикова. Өч баласы бар: улы һәм ике кызы.

Шөгыльләре: чаңгы узышлары, тау чаңгылары, балык тоту, китап уку.


Copyright © 2003-2017 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования