ТР Премьер-министры вәкаләтләре

Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы законнары, Татарстан Республикасы Президенты указларына туры китереп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге юнәлешләрен билгели һәм аның эшен оештыра:

 

  • Татарстан Республикасында һәм аннан читтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән эш алып бара;
  • Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын, министрларны, дәүләт комитетлары рәисләрен вазыйфага билгеләү һәм вазыйфадан азат итү турындагы тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Президентына тапшыра;
  • Татарстан Республикасы дәүләт комитетлары һәм министрлыкларын оештыру, үзгәртеп кору һәм ябу турында тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Президентына тапшыра;
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм аның Президиумы киңәшмәләрен алып бара һәм хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия;
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты актларына кул куя;
  • Татарстан Республикасы Министрлар кабинетына оешмаларны төзү, координацион, киңәшмә органнары оештыру, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы комитетлар, идарә һәм башка органнар төзү турында хәбәр итә һәм шулар белән бәйле кадрлар мәсьәләсен хәл итә;
  • Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә;
  • дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча карарлар кабул итә һәм чираттагы утырышта Татарстан Министрлар Кабинетына бу турыда хәбәр итә;
  • үз вәкаләтләре кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларын һәм аның карамагындагы башка кешеләрне бүләкләү һәм дисциплинар җәза бирүгә йогынты ясау турында карарлар кабул итә.

Соңгы яңарту: 2023 елның 22 августы, 11:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International