Шәйхетдинов
Роман Александрович
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
Туган көне:
1974 елның 28 августы
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
+7 (843) 264-76-76
E-Mail:
pr.rs@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1974 елның 28 августында Казан шәһәрендә туа.

Белеме:
1996
«Юриспруденция» белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты

2000
«Юриспруденция» белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультеты аспирантурасы

2015
«СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбе» дәүләткә карамаган мәгариф учреждениесе белән югары белем бирүче «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең «Нәтиҗәле идарә итү: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр» уртак программасы

2016
«Идарә итү осталыгы: төбәк командаларын үстерү» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча югары белем бирүче «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе
Сингапур Республикасының Дәүләт хезмәте көллиятендә Татарстан Республикасының дәүләт органнары җитәкчеләре өчен укыту программасы буенча стажировка

2017
«СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбе» дәүләткә карамаган мәгариф учреждениесе белән югары белем бирүче «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең «Татарстан Республикасының стратегик проектлары белән идарә итү моделе» уртак программасы
Рус телендә сөйләшүче белгечләрнең Америка бизнес-ассоциациясе, Һөнәри үсеш департаменты, «Дөньяны үзгәртә торган лидерлык» курсы (American Business Association of Russian-Speaking Professionals, Department of professional development, «Disruptive Leadership Course»)

2018
югары белем бирүче «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә һөнәри яңадан әзерләү, «Дәүләт идарәсе өлкәсендә җитәкчелек магистры» («Executive Master in Public Managment»)

Стэнфорд шәһәренең Югары бизнес мәктәбе (Stanford Graduate School of Business), Татарстан Республикасының дәүләт органнары җитәкчеләре өчен укыту программасы.

Инглиз телендә иркен сөйләшә.

1995 – 1997 елларда – Татарстан Республикасы Тышкы икътисадый элемтәләр министрлыгында хокук департаментының I категорияле белгече
1997 – 1998 елларда – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының юридик бүлеге төп белгече
1998 – 2000 елларда – «Телесет» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең юридик бүлеге башлыгы
2000 – 2002 елларда – «Телекоммуникация компанияләре челтәре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры (Мәскәү шәһәре)
2002 – 2011 елларда – «Телесет» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры
2006 – 2011 елларда – Teleset Networks компанияләр төркеменең баш операцион директоры
2006 – 2011 елларда – «Татарстан фәнни-җитештерү коммерция берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры
2011 – 2012 елларда – «Ростелеком» ачык акционерлык җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры
2012 – 2019 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры
2019 елның 5 июненнән – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

«Ел менеджеры – 2004» Россия конкурсы лауреаты, Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгының «Тармакның иң яхшы җитәкчесе – 2004» конкурсының «Монтажланган үткәргечләр сыешлыгының үсеш темплары буенча» номинациясендә җиңүче, «Ел җитәкчесе – 2005» Татарстан Республикасы конкурсы номинанты.


Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре:
1. II дәрәҗәдәге «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2014 ел).

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре:
1. «Татарстан Республикасының Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре» мактаулы исеме (2018 ел).

Башка бүләкләр:
1. Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгының Мактау грамотасы (2003 ел)
2. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел)
3. «Элемтә мастеры» исеме (2010 ел)
4. Россия Федерациясе Техник һәм экспорт контроле буенча федераль хезмәтенең «Дәүләт мәгълүмат саклау системасын ныгыткан өчен» медале (2013 ел)
5. «Казан шәһәрендәге 2013 елгы ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2013 ел)
6. Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Рәхмәте (2013 ел)
7. «Сочи шәһәрендәге 2014 елгы XXII Кышкы олимпиада уеннары һәм XI Кышкы паралимпия уеннары» истәлекле медале (2014 ел)
8. «Элемтә тармагында социаль партнерлыкка 20 ел» истәлекле медале (2014 ел)
9. «Казан шәһәрендәге 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2016 ел)
10. Казан шәһәрендә 2015 елгы спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын һәм «Мастерс» категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм үткәрүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2016 ел)
11. Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының уңай имиджын таныту буенча проектларда актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Рәхмәте (2017 ел)
12. Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2018 ел)
13. Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Рәхмәте (2018 ел)
14. Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы (2018 ел)
15. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы (2018 ел)
16. Казан шәһәрендә почта логистика үзәген төзүдә булышлык күрсәткән өчен «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесеннән Рәхмәт хаты (2018 ел).

Өйләнгән, өч баласы бар.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International