Алексей Песошин “Самрук-Казын” милли муллык фонды җитәкчелеге белән очрашты

2021 елның 4 июне, җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның “Самрук-Казына” милли муллык фонды (Казахстан) вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы чаралары кысаларында узды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, соңгы вакытта Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеге бик тыгыз булган.

Татарстан Республикасына Кызылорда, Алмата, Актүбә, Көнчыгыш Казахстан өлкәсеннән делегацияләр килде.

2021 елның апрелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан шәһәренә Казахстан Президенты белән очрашуга барды.

“Самрук-Казына” идарәсе рәисе Алмасадам Саткалиев шулай ук билгеләгәнчә, Татарстан белән уртак проектлар уңышлы бара.

Алга таба  Татарстан Республикасы Казахстанда гамәлгә ашыра торган кайбер инвестицион проектларның “юл карталары” буенча мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, уртак проект – “Татнефть” ГАҖ һәм “Аллюр” компанияләр төркеме”нең уртак предприятиесенең шин производствосын булдыру турында сөйләштеләр.

Ике ай элек Караганда өлкәсенең Сарань шәһәрендә Казахстан Премьер-министры Аскар Мамин белән бергә шул яңа производствоны төзүгә старт бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International