Татарстанда барлык районнар да терлек азыгы әзерләүгә керешкән

2021 елның 11 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кырларында үсемлекләрне яфраклы тукландыру турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, 7 июньдә Аксубай муниципаль районында АПК җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында кыр форматындагы тематик семинар узган, анда кырлардагы агымдагы вәзгыятьне анализлап һәм явым-төшем кытлыгында авыл хуҗалыгы культураларының потенциалын саклау чаралары буенча киңәшкәннәр.

Уҗымнарның тамыр системасы начар түгел һәм, димәк, туфрактан аз туклана. Шуңа күрә үсемлекләргә яфраклардан тукландыру аша ярдәм итәргә кирәк, диде министр.

Тулаем республика буенча 1 млн. гектардан артык азык-төлек алынган, әмма районнарның һәм хуҗалыкларның активлыгы төрле. Июньнең икенче яртысыннан нәтиҗәле явым-төшем көтелә, һәм агымдагы бурыч – уңышны минималь югалтулар белән алу өчен, яңгырдан тыш туклану белән тәэмин итү мөһим, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республикада азык әзерләү компаниясе баруын билгеләп үтте. Терлек азыгының сыйфаты һәм продуктлылыгы эшнең оешканлыгына, технологияләрне үтәүгә бәйле булачак.

Республика авыл хуҗалыгы формированиеләренең терлек азыгына ихтыяҗы бер баш шартлы терлеккә уртача 30 центнер азык берәмлеге тәшкил итә. ачык.(чагыштыру өчен: 2020 елда – 31,8 цн. берәмлек. Физик авырлыкта бу – 2 млн. 336 мең тоннадан артык (2020 елда – 3260 мең тонна), силос – 2 млн. 569 мең тонна (2425 мең тонна), печән – 322 мең тонна. (671 мең тонна).

Планлаштырылган 445 мең гектар күпьеллык үләннең 186 мең гектары чабылган, бу 42% (2020 елда – 83 мең га). 440 мең тонна сенаж (2020 елда – 180 мең тонна) һәм 45 мең тонна печән (2020 елда – 3 мең тонна) әзерләнгән.

Министр ассызыклаганча, бүгенге көндә республиканың барлык районнары терлек азыгы әзерләүгә керешкәннәр. Бер баш шартлы терлеккә иң зур күләмдә Тәтеш (10,26 ц. берәмлек), Бөгелмә (9,2 ц. берәмлек), Зәй (6,93 ц. берәмлек), Түбән Кама (6,03 ц. берәмлек) муниципаль районнарында әзерләнгән.

Саба районында мобиль оператив төркемнәр булдырылган, алар экспресс-анализатор (АгриНир) ярдәмендә кышыкыга салына торган массаның сыйфатын даими контрольдә тота.

Терлек азыгы әзерләүнең җитештерү-технологик процессларын дөрес итеп кору терлекчелек продукциясен җитештерүнең сыйфатына һәм күләменә турыдан-туры йогынты ясый, дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. Ул искәрткәнчә, тупас азык әзерләүне оештыру-технологик контроль мәсьәләләре 2021 елның 17-29 маенда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында оештырылган укуда каралган. Укуларны авыл хуҗалыгы формированиеләренең 100дән артык җитәкчесе һәм зоотехнигы, авыл хуҗалыгы идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары узган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы районнар башлыкларына, холдинглар һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә техниканы максималь рәвештә мобилизацияләргә һәм тәүлек буе эшне оештырырга, үләннәрнең беренче катын әзерләүне 20 июньгә төгәлләргә тәкъдим итте.

Сусыл азыкка кытлык җитди булыр дип көткән хуҗалыклар өчен өстәмә мәйданнар, беренче чиратта берьеллык үләннәрне җыеп алганнан соң, корылык шартларында яхшы яшел масса бирә торган культуралар чәчәргә кирәк.

Марат Җәббаров республикада сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының икенче Бөтенроссия конкурсы турында хәбәр итте, ул 7-11 июньдә Биектау районының «Элита» племпедприятиесе һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында узган. Конкурста Россиянең 63 төбәгеннән 314 вәкил катнашкан. Ярышлар барышында катнашучылар автоматлаштырылган нәсел исәбен алып бару буенча һөнәри күнекмәләрне күрсәткәннәр, шулай ук документларга анализ ясаганнар һәм хайваннарның экстерьерына бәя биргәннәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча 8 номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән. Конкурсның абсолют чемпионы дип Кукмара муниципаль районының «Рассвет» ҖЧҖ зоотехнигы-селекционеры Владимир Ильич Павлов танылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International