ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика мәктәпләрендә кайнар азык белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин (комиссия башлыгы), ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин (комиссия башлыгы урынбасары), ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев катнашты.

Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ советлары утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.

Утырышта Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча вәкиле Элеонора Митрофанова, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Попечительлек советы әгъзалары, Татарстанның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе вәкилләре һ.б. катнашты. 

"Транснефть" - безнең стратегик хезмттәшебез, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Транснефть-Прикамье" компаниясе офисының яңа бинасы ачылу тантанасында. Чарада катнашу өчен Казанга "Транснефть" ГАҖ президенты Николай Токарев килде. 

Бүген Казанда «Транснефть-Прикамье» АҖ яңа административ бинасы ачылды.    

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» ГАҖ президенты Николай Токарев Казанда катнашты.    

«Транснефть-Прикамье» АҖнең яңа биек офис бинасы Казан үзәгендә Патрис Лумумба урамындагы 20 нче йортта урнашкан.   

Татарстан Республикасына бер көнлек эш сәфәре  белән  «Транснефть» ГАҖ президенты Николай Токарев килде.

«Казан» халыкара аэропортында Николай Токаревны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International