Шәймәрданов
Шәйгардан Шәймәрдан улы
ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе: 1927 – 1928 еллар
БИОГРАФИЯ
1890 елның сентябрендә Уфа губернасының Минзәлә өязендәге Иске Байсар авылында туган
1940 елның гыйнварында Мәскәү шәһәрендә вафат булган, нахакка репрессияләнгән, үлгәннән соң акланган

Белеме:
• 1933 елда – Мәскәү шәһәренең Тышкы сәүдә академиясен тәмамлый

Хезмәт эшчәнлеге:
1918 елдан – Минзәлә өязендә (кантонында) администрация, партия эшендә
1924 елдан – ТАССРның Үзәк башкарма комитеты рәисе урынбасары
1925 елдан – ТАССРның Үзәк башкарма комитеты рәисе
1927 – 1928 елларда – ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе
1928 елдан – Мәскәү шәһәрендә партия, хуҗалык эшендә
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International