1969 елның 11 маенда ТАССРның Апас районы Апас авылында туган.
1987-1989 елларда - Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
1992 елда “финанслар һәм кредит” белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
Икътисад фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәсе бар.
1992-1997 елларда – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының I категорияле ревизор-инспекторы, әйдәп баручы инспекторы, баш ревизор-инспекторы, авыл хуҗалыгын һәм азык-төлекне финанслау бүлегенең бүлекчә башлыгы.
1997-1998 елларда - Татарстан Республикасы финанс министры ярдәмчесе.
1998-2005 елларда - Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе.
2005-2010 елларда – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе.
2010 елның 22 апреленнән – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе.
Дәүләт бүләкләре:
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел)
«Фидакарь хезмәт өчен» медале (2009 ел)
«Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2014 ел)
Дуслык ордены (2014 ел)
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт сүзе (2014 ел, 2019 ел)
«Казан шәһәрендәге 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2015 ел)
«Дуслык» ордены (2015 ел)
Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2018 ел)
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2018 ел)
Мактау ордены (2019 ел)
«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2020 ел)
Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты (2020 ел, 2021 ел)
Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2023 ел)
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2024 ел)
IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2024 ел)