• 28.07.2016

    Илдар Халиков: Татарстан КФУның югары уку йортлары арасында программалаштыру буенча дөнья чемпионатын уздыруга гаризасын хуплый

    Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бейлорск университеты (Вако, АКШ) профессоры, Хисаплау машиналары ассоциациясе карамагында югары уку йортлары студентлары командалары арасында программалаштыру буенча дөнья чемпионаты директоры белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан федераль университеты (КФУ) ректоры Илшат Гафуров катнашты.
  • 28.07.2016

    Илдар Халиков балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләре концепциясен тормышка ашыру, талантлар белән идарә итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

    Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәтенең чираттагы киңәшмәсен уздырды. Киңәшмә  балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләре концепциясен тормышка ашыру, талантлар белән идарә итү мәсьәләләренә багышланган иде. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.
  • 27.07.2016

    Илдар Халиков “Татфондбанк” ГАҖ директорлар советы утырышын уздырды

    Бүген Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татфондбанк” ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында 2016-2018 елларга банкның үсеш стратегияләренең гамәлгә ашырылуы турындагы мәсьәлә каралды. Аерым алганда, Директорлар советы әгъзаларына банкның үз капиталы күләмен арттыру буенча уздырылган чаралар хакында мәгълүмат җиткерелде.
Copyright © 2003-2016 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования