«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов: Без ныклы коллектив, бердәм команда булып калабыз - технологик яктан алга китәргә һәм тагын да нәтиҗәлекрәк булырга тырышабыз

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Нефтьче көне һөнәри бәйрәмен «Татнефть» компаниясе лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп каршы ала, коллектив нефть чыгару, эшкәртү, җитештерелә торган продукция күләмен арттыру һәм сыйфатын яхшырту кебек амбицияле максатларга ирешә. Бу хакта бүген Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов белдерде. 

Тантаналар Әлмәттә олылап бәйрәм ителде. Әлмәтнең үзәк урамында нефтьны эзләү һәм табу тарихы, нефть төбәге үсеше тарихына багышланган театраль тамаша күрсәтелде. Шулай ук производство алдынгылары катнашында, нефть эшкәртү һәм нефть сервисы предприятиеләре катнашында парад узды, ретроавтомобильләр узды. 

Нефтьчеләрне сәхнәдән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. 

Наил Маганов чыгышында билгеләгәнчә, нефтьче һөнәре - Татарстан Республикасында иң лаеклы һәм хөрмәтле профессия. ""Нефтьле беренче эшелоннар җиңүгә барды, ул фашистларны җиңүгә ярдәм итте. Бөек Ватан сугышыннан соң татар нефте катнашында бөтен илебез төзекләнде, сәнәгать гигантлары төзелде, индустриальләшү барды. Һәм бүген безнең һөнәр һәм безнең нефть туган ягыбыз иминлегенә һәм илебез иминлегенә хезмәт итә, Россиянең энергетик куркынычсызлыгын тәэмин итә". 

Компаниябез һөнәри бәйрәмне лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп каршы ала, коллектив нефть чыгару, эшкәртү, җитештерелә торган продукция күләмен арттыру һәм сыйфатын яхшырту кебек амбицияле максатларга ирешә, диде Наил Маганов.

"Производстводагы казанышларыбыз шәһәрләребезне төзекләндререргә, торак төзергә, медицина, мәдәният, спорт үсешенә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Аеруча без мәгарифкә ярдәм итәргә тырышабыз, белем бүгенге көндә - чыннан да зур көч һәм озак елларга безнең конкурентлыкка сәләтебез нигезе. Безнең бурыч - акыллы, сәламәт, ватанпәрвәрләр буынын үстерү", - диде Наил Маганов. 

Ул барлык белгечләргә, ветераннарга, җитәкчеләргә рәхмәт җиткерде. 

"Без Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе җитәкчелегенә тармакка ярдәм итүләре өчен рәхмәтле, - дип белдерде "Татнефть" ГАҖ генераль директоры. 

Икәртик, бүген Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ хезмәт коллективы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. 

Татарстан Президенты дәүләт бүләген «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Магановка тапшырды. 

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының предприятиегә республика һәм илнең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше, берничә буын нефтьчеләр хезмәтенә хөрмәт йөзеннән бирелүен аеруча ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International