Рөстәм Миңнеханов В.Энгельгардт ис. обсерваториядә Планетарий һәм Астропарк төзелешенә тәүге таш салу тантанасында катнашты

2011 елның 22 августы, дүшәмбе

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә (Яшел Үзән районының Обсерватория бистәсе) Планетарий һәм Астропарк төзелешенә тәүге таш салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Республика башлыгы астрономия тарихы музеенда булды, КФУда галәм технологияләрен үстерү экспозициясен һәм рефрактор телескопын карады. В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе базасында обсерватория директоры Юрий Нефедьев һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров планетарийны тәкъдим итте.
“Мин биредә әле тәүге тапкыр, фәнни базаның дәрәҗәсе һәм биредә эшләүче талантлы кешеләр мине хәйран калдырды”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, КФУ дөньякүләм белем бирү үзәгенә әверелергә тиеш һәм моның өчен бөтен көчне куярга кирәк. Тиздән обсерватория базасында заманча планетарий барлыкка киләчәк.
РФ финанс министры урынбасары Алексей Лавров билгеләп үткәнчә, бу Татарстан һәм Россиянең фәнни потенциалын үстерүдә иң яхшы проект.
Космик гаскәрләр Ветераннар берлеге үзәк советы рәисе Игорь Куринной һәм Советлар Союзы Герое, космонавт Анатолий Березовой ТР Президенты һәм КФУ ректорына “Җирдәге тормыш хакына” мактау билгеләрен тапшырды.
КФУ һәм “Ак Барс” банкы арасында В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе базасында “Планетарий” фәнни-белем бирү комплексын төзү турында килешүгә кул куелганнан соң булачак комплекс нигезенә тәүге таш салу тантанасы булды.
Проект нигезендә обсерватория территориясендә белем бирү һәм мәдәни-агарту чаралары үткәрү өчен планетарийлы уникаль Астропарк төзеләчәк. Төзелеш эшләренең бәясе 450 миллион сумга якын тәшкил итәчәк. Астропарк 2013 елгы Универсиадага ачылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International