Рөстәм Миңнеханов 2018-2020 елларга Татарстанны социаль-икътисадый үстерү фаразына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә барды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Утырышны ачып, Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, фараз күрсәткечләре Россия икътисады үсешенең сценарий шартларының база варианты һәм тармак министрлыкларының һәм муниципаль берәмлекләрнең фараз белешмәләре нигезендә формалаштырылды.   

«Аналитиклар фикеренчә, Россия яңа икътисадый шартларга яраклашты һәм хәзерге вакытта тотрыклылыктан үсешкә таба тенденцияләр күренә. Икътисад үсешен стимуллаштыру эшен дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

Алексей Песошин искәрткәнчә, Татарстан Республикасын үстерүнең төп стратегик максаты, Стратегии-2030 нигезендә, – глобаль конкуренциягә сәләтле тотрыклы үсеш полюсын формалаштыру. Моның өчен республика икътисадының һәм социаль өлкәнең барлык сеторларының да баланслы һәм нәтиҗәле үсеше кирәк. 

Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгышында хәбәр иткәнчә, фараздагы сценарий шартлары «Urals» сорты нефтенең уртача еллык хакын 1 баррельгә $40,8-42,4 (2018–2020 елларда) дип билгели. Доллар курсы 2018 елдагы 69,8 сумнан 2020 елда72,7 сумга кадәр арта, дип санала. 2021 елга фараз үткән елның башлангыч параметрларын саклап калуны күзаллый.

Министр сүзләренчә, җыелма төбәк продукты 2017 елда 2072,2 млрд. сум тәшкил итәчәк, үсеш динамикасы 102,8%. 2018-2021 елларда икътисад үсеше  103-103,8% диапазонында фаразлана.

2017 ел йомгаклары буенча җитештерү сәнәгате индексы 102,4% дип көтелә. Төяп җибәрелгән продукция күләме якынча 2147,9 млрд. сум булачак. 2018 елда җитештерү сәнәгате индексы – 105,7%, 2019 елда – 103,2%, 2020 елда – 102,9%, 2021 елда 102,4% дип фаразлана.

Авыл хуҗалыгында җитештерү күләмнәре арту 260 млрд. сум тирәсе булачак һәм үткән елның шушы чорына карата чагыштырма бәяләрдә 5,1% дип фаразлана. 2018-2021 елларда авыл хуҗалыгы продукциясенең еллык үсеш темплары 101,9% булачак.

«Республика төзелеш комплексында барлык чорда да подряд эшләре күләме сакланачак. Елына 2 млн. 400 мең кв.м торак гамәлгә кертү планлаштырыла», - диде Артем Здунов. 

Предприятиеләр табышы күләме 2018 елда 381,3 млрд. сум дип көтелә.

Хезмәт хакы фонды арту темпы 104,2-104,9% дип фаразлана.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында муниципалитетлар башлыкларын бюджет дисциплинасын үтәргә һәм нигезсез чыгымнар булдырмаска өндәде.   

«Без сезнең бюджет барлыкка китерүдә керткән барлык тәкъдимнәрегезне дә игътибар белән карарбыз һәм дәүләт программаларыбызны гамәлгә ашыру кысаларында системалы рәвештә финансларга тырышырбыз. Безнең куелган бурычларны хәл итүче 30дан артык программабыз бар», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International