Алексей Песошин:Танк гаскәрләре һәрвакыт Россия армиясенең төп көче, дәүләтнең ышанычлы сакчысы булды

2017 елның 9 сентябре, шимбә

Бүген, гадәткә кергәнчә, Танкистлар көне алдыннан Казан югары хәрби команда (танк) училищесында беренче курс курсантларының хәрби ант кабул итү тантанасы узды. Антны 110 кеше кабатлады.

Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән команда җитәкчелеген, училищеның профессор-укытучылар һәм шәхси составын республика Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

Ул билгеләп үткәнчә, Казан танк училищесы тамырлары белән Александр II чорына барып тоташа торган бай тарихка ия.

"Сез элек яшәгән батырларның данлы традицияләрен үстерерсез, дип ышанам. Бүген, хәрби ант кабул иткәндә, яңа статус аласыз. Сезнең һәрберегезгә хәрби фәнне, техниканы һәм коралларны үзләштерү, ә киләчәктә Ватаныбызны яклау җаваплылыгы йөкләнә", – дип мөрәҗәгать итте беренче курс студентларына Алексей Песошин.

Исегезгә төшерәбез, Казан танк училищесының тарихы 1866 елда нигез салынган Казан юнкерлар училищесыннан башлана. Ул - илнең иң борынгы хәрби уку йорты.

Тантаналы чара ахырында дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алексей Песошин Россия оборона министрлыгының “Коры җир гаскәрләре башлыгының истәлек билгесе” белән бүләкләнде. Шундый ук билгене бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International