Алексей Песошин “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясенә проектлар урнаштыру буенча киңәшмә уздырды

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясенә проектлар урнаштыруга килешү гаризаларын карау буенча чираттагы киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада Чаллы шәһәре хакимияте һәм башка дәүләт органнары вәкилләре катнашты.

Комиссия утырышын ачып, Алексей Песошин 18 млрд. сумнан артык гомуми инвестиция күләме белән "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясенә кабул итүгә элегрәк 13 гаризаның хуплануын искә төшерде.

Комиссия әгъзаларына “Чишмә” ҖЧҖ (”Райю” компанияләре төркеменә керә) проекты тәкъдим ителде - имитацияләнгән уылдык җитештерү, кош ите һәм балык эшкәртү.  

Компаниянең башкарма директоры киңәйтелгән бизнес-план проектын тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, 77 яңа эш урыны булдыру, җитештерүне 1,5 гектар мәйданда алып бару уйланыла, дип хәбәр итте.

Комиссия әгъзалары компания белән килешү төзү, бу инвестиция проектын киләчәктә "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясенә урнаштыру өчен бердәм тавыш бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International