Татарстан Президенты «Татэлектромонтаж» АҖ оешуына 60 ел тулу белән котлады

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татэлектромонтаж» АҖ  Казан предприятиесен оешуына 60 ел тулу белән котлады. 

Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затларны «Татэлектромонтаж» АҖ  генераль директоры Дмитрий Солуянов озата йөрде. Алар цехны карады, предприятие продукциясе белән танышты. Кунакларга шулай ук оешма тарихы турында сөйләделәр. 

Цехта электр щитлары өчен җиһазлар, яңа яктырту җиһазлары һәм мобиль тест җайланмаларын күрсәттеләр. 

Шуннан тантаналы митинг узды, анда предприятие хезмәткәрләре, ветераннары, кунаклар катнашты. 

«Татэлектромонтаж» АҖ  генераль директоры Дмитрий Солуянов хезмәтләре һәм предприятие казанышларына керткән олы өлешләре өчен ветераннарга рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге ярдәм белән «Татэлектромонтаж» икътисадый яктан нык һәм республикадан читтәге базарларга да чыга алды. Әйтик, Мәскәүдә предприятие җиһазлары метрополитенның җиде станциясен ясауда кулланылды, тагын икесен ясыйлар. 

«Татэлектромонтаж» шулай ук Казан метрополитены станцияләренә махсус җиһазлар ясауга да җәлеп ителә, нефть-газ һәм нефть химиясе секторы предприятиеләре белән дә уңышлы хезмәттәшлек итә, "ТАНЕКО" проектын гамәлгә ашыруда да катнашты. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, «Татэлектромонтаж» тарихы республиканың индустриальләшүе белән бәйле. "Нефть сәнәгате, нефть эшкәртү, нефть химиясе, шиналар җитештерү, төзелеш мәсьәләләре - сез бөтен өлкәләрдә дә катнашасыз, - диде ул. - Хәзерге вакытта  сез хәтта Мәскәүдә дә эшлисез. Күргәнемчә, сез космодромнарда да хезмәт итәсез. Сезнең югары профессиональ һәм югары технологик коллектив. Гомумән бу эшкә җитди караш турында, сезнең һөнәри осталыгыгыз турында сөйли. Ә хезмәткәрләр өчен социаль программалар барлыгы сез алга таба каравыгызны күрсәтә". 

Татарстан Президенты предприятие коллективына чәчк атуын һәм икътисадый иминлек теләде, республика җитәкчелег ягыннан ярдәм булуда ышандырды. 

Чара иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды. 

Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альерт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International