Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи урыннарында чираттагы экскурсиядә булды

2011 елның 10 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи урыннарында чираттагы экскурсиядә Параскева Пятница чиркәвендә, Богородицкий монастырендә һәм Черек күл паркында булды. Экскурсовод, Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге советы әгъзасы Олеся Балтусова экскурсия маршрутын эшләде һәм республика башлыгын озатып йөрде. Экскурсиядә шулай ук ТР прокуроры Кафил Әмиров, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Экскурсиядә катнашучылар Нагорный һәм Бехтерев урамнарында бердәнбер сакланып калган агач иске йортларны карады.
Казанның тарихи урынында урнашкан күпсанлы яңа күпкатлы йортларга карата Татарстан Президенты канәгатьсезлек белдерде. Шул ук вакытта, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, берничә ел элек әлеге территория биек йортлар төзелеше зонасына рәсми рәвештә күчерелгән, шуңа күрә хокук бозулар юк.
Рөстәм Миңнеханов министрга Казанның тарихи урынындагы төзелешне туктатып, әлеге йортларның проектларын анализлауны йөкләде. ТР Президенты сүзләренә караганда, кыска вакытта тарихи урыннарда төзелеш алып бару таләпләре куелган норматив документларын яңадан карарга кирәк.
Аннары Олеся Балтусова республика башлыгы игътибарын Миславский урамындагы иске биналарның фасадларына юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, бу урам туристлык маршруты булып тора, аның буенча шәһәр кунаклары автобусларда йөри, шулай да биредә күп йортлар ташландык хәлдә. Хәтта Казан мэриясе бинасының арткы өлеше дә бик ямьсез.
Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, кыска вакытта шәһәр үзәгендәге иске биналарны тәртипкә китерергә кирәк.
О.Балтусова ташландык биналарны торгызу буенча уңай мисал итеп ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының яңа бинасын китерде. Экскурсовод сүзләренә караганда, ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасы да яхшы хәлдә.
О.Балтусова Черек күл паркында республика башлыгы игътибарын Казан үзәгендә балалар мәйданчыклары булмауга юнәлтте.
Бүгенге җәяүле экскурсиянең соңгы пункты Ленин бакчасы булды. О.Балтусова шәһәр үзәгендә бәдрәфләр җитмәү темасын кузгатты. Бу туристлар өчен еш кына проблемага әверелә, диде ул.
Экскурсия ахырында Татарстан Президенты О.Балтусовага чираттагы экскурсия өчен яңа маршрут төзүен сорап мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International