Рөстәм Миңнеханов Иннополис университетының беренче курс студентлары белән очрашты

2017 елның 13 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис университетының иң яхшы беренче курс студентлары белән очрашты.

Очрашу Иннополис университетында узды, анда Россия төбәкләреннән, шулай ук Испаниядән, Һиндстаннан, Франциядән, Непалдан һәм башка илләрдән киеп укучы студентлар катнашты.   

 «Ышанам, сез дөрес урынга эләккәнсез. Чөнки бу уку системасы конкрет нәтиҗәгә нигезләнә. Студентларны сайлап алу дәрәҗәсе югары, бүген без куйган бурычларны исәпкә алсак, университет – төп тупланыш урыны. Бу куәтле һәм эре Россия ИТ-үзәге булырга тиеш. Монда бөтен шартлар да тудырылган: менә дигән уку корпусы, яшәү урыннары. Иң мөһиме – монда Россиядән, шулай ук чит илләрдән килгән мөгаллимнәрнең куәтле системасы», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аралашу барышында студентлар Рөстәм Миңнехановка үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр.   

Испаниядән килгән студент Иннополис булдыру идеясе кемнеке һәм шәһәр исемен кем уйлап тапты, дип сорады.   

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый мәйданчык булдыру идеясе Сингапурга эш сәфәреннән соң барлыкка килгән. Аннан кайткач, беренче проект – югары мәгълүмат технологияләре өлкәсендә технопарк – Казандагы ИТ-парк, 2009 елдв эшләтеп җибәрелгән. Аннары шундый ук мәйданчык Чаллыда да оештырылган. Иннополис шәһәренә килгәндә исә, диде Рөстәм Миңнеханов, элеккеге Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров зур роль уйнады. Шәһәрнең исемен дә  Николай Никифоров уйлап тапты.

Непаладан килгән студент соравына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов   Иннополисны киләчәктә үстерү турында сөйләде. Аның сүзләренчә, шәһәр  150 меңләп кеше яшәү өчен билгеләнгән, шулардан 60 меңе – ИТ-белгечләр.  

Татарстан Президенты ассызыклаганча, нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше республика икътисадының нигезен тәшкил итә, әмма  драйверлар да кирәк. Шундый драйвер – ИТ-өлкә.

Аннары Татарстан Республикасы Президентына Казан, Пермь, Хорватиядән, Непалдан килгән студентлар сораулар бирде.

Рөстәм Миңнеханов стартапларга ярдәм итү механизмнары турында сөйләде.  

Һиндстаннан килгән студент Татарстан Президентыннан авыр һәм катлаулы көннән соң көчләрен ничек торгызуы, эшендә нәрсә илһам бирүе турында сорады.  

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, һәр ул көнне яртышар сәгать йөзәргә тырыша, атнага ике мәртәбә фитнес белән шөгыльләнә, шулай ук хоккейга да игътибар бирә икән.

«Мин автоузышлар белән мавыгам, вертолет йөртә алам, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Минем мавыгулар – техник спорт төрләре, вакытым гына җитеп бетми».  

Очрашу күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International