Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Мень Иннополиста беренче Россия яшьләр архитектура биенналесы проектларын карады

2017 елның 13 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясетөзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень Иннополиста 1 нче Россия яшьләр архитектура биенналесында финалга чыккан проектлар белән танышты. Кунаклар идеяләрнең күптөрле булуын билгеләп үтте. Тәкъдим ителгән проектлар яшь архитекторларның уңайлы торак кварталы буенча фикерләрен чагылдыра: макетлар футуристик, ностальгия-европача һәм экстравагант юнәлештә эшләнгән.

Исегезгә төшерәбез, яшьләр биенналесы Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте инициативасы белән оештырылган. Аның төп бурычы яшь архитекторларны шәһәр төзелешенә практик яктан җәлеп итү.

Иннополиста заманча уңайлы торак кварталларының 29 проект-концепциясе тәкъдим ителгән. Аларны бәйгенең финалына чыгучылар эшләгән. Барлыгы оештыручылар Россиядән һәм 11 чит ил дәүләтләреннән 377 гаризаны бәяли.

Бүген Мәскәү архитекторы Сергей Чобан рәислегендәге җиде кешелек халыкара жюри бәйгенең алтын, көмеш һәм бронза призерларын билгеләячәк. Ә илнең иң яхшы яшь архитекторын биенналеның ябылу тантанасында, ягъни 14 октябрьдә, игълан итәчәкләр. Моннан тыш, Россия Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәтенең махсус бүләкләре каралган.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростов-на-Дону, Воронеж, Екатеринбург, Владикавказ, Курск, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән яшь архитекторлар проектлары тәкъдим ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International