ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда мөгезле эре терлекнең гомуми саны 736 мең баштан артып китә

2017 елның 14 октябре, шимбә

Шушы елның 9 ае эчендә республиканың авыл хуҗалыгы тармагының терлекчелек өлкәсендә эш йомгаклары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты. 

Николай Титов билгеләп үткәнчә, үткән атнада соңрак җыела торган культураларны җыю һәм туфрак эшкәртү өчен матур көннәр торды. Бүгенгә 2 млн. 250 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган, уртача уңыш 399 ц/га. Тагын эшләр барлык мәйданнарның 24%ында калган. Алдынгылар арасында Сарман (397 мең т.), Зәй (392 мең т.) һәм Буа (230 мең т.) районнары. 

Эшкәртү өчен заводларга 1 млн. тоннадан артык чөгендер кергән. Бүгенгә 103 мең т. шикәр чөгендере җитештерелгән.

Бу көннәрдә кукуруз суктырыла. 16 мең т. уңыш җыеп алынган. Уртача уңыш 34 ц. 

Шулай ук республикада көнбагыш җыю дәвам итә. 130 мең гектардан 15 мең га җыеп алынган яисә 12%ы, уртача уңыш – 17 ц/га. Барлыгы 26,2 мең т. майлы культура җыелган. Чирмешән, Чистай, Алексеевск, Әлки районнары яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр, анда уңыш 16-30% мәйданнар җыелган.

Республикада, нотыкчы сүзләренчә, туфракны төп эшкәртү дәвам итә. Татарстанда 1,5 млн.га эшкәртелгән, фаразның 75%ы, шулардан 400 мең га – сөрү өслеген тирәнәйтү юлы белән.

Аннары Николай Титов быелның 9 ае эчендә терлекчелек өлкәсендәге эш йомгаклары турында сөйләде. Республикада мөгезле эре терлекнең гомуми саны 736,5 мең баш (2016 елга карата 0,5%ка кимегән), шулардан 244,4 меңе сыерлар.    

Николай Титов хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда шушы чорга 657 млн. йомырка алынган һәм 974 мең т. сөт савылган. Көн саен 3250 т. сөт җитештерелә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, сөт реализацияләү – АСК өлкәсендә көндәлек табыш алуның иң ышанычлы юлы. «Сөт булмаса, хуҗалыкны алып барып та булмый, хезмәт хакы түлисе, ягулык сатып аласы бар бит. Игенчелек бит ул елның аерым чорында гына табыш китерә», - дип белдерде Татарстан Президенты һәм районнар башлыкларын сөт сыерлары санын арттырырга өндәде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International