Рөстәм Миңнеханов Сочида «Сириус» мәгариф үзәгендә булды

2017 елның 15 октябре, якшәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочи шәһәрендә «Сириус» мәгариф үзәгендә булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Сочига эш сәфәре кыла (2017 елның 14-15 октябре).

«Сириус» мәгариф үзәге «Талант һәм казаныш» мәгариф фонды тарафыннан олимпиада инфраструктурасы базасында оештырылган. Фондны оештыру  инициативасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинныкы.

Рөстәм Миңнехановка «Сириус»ның төп бинасы буйлап экскурсияне  «Талант һәм казаныш» фонды җитәкчесе Елена Шмелева уздырды.

Үзәк ел әйләнәсендә эшли. Ай саен «Сириус»ка Россиянең төрле төбәкләреннән 10-17 яшьлек 600ләп бала килә. Мәгариф программасы 24 көн дәвам итә һәм анда төрле белгечлекләр буенча мастер-класслар, үз һөнәренең осталары белән иҗади очрашулар, савыктыру чаралары уздырыла, ә уку елы дәвамында гомуми белем дәресләре бара, диде фонда җитәкчесе.

Территориясендә спорт мәйданчыклары, ачык бассейн, башка инфраструктура урнашкан.   

«Сириус» үзәгендә булган күп кенә сәләтле балалар Россия Президентының мәгариф грантларын алалар.

«Сириус» үзәге белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышканда сәләтле балаларны Татарстанның төрле мәйданчыкларында үзган тематик чараларда катнашуга җәлеп итү тәкъдим ителде.

Аннары Рөстәм Миңнехановка күнегүләр уздыру объектларын һәм «Шайба» кече боз аренасын (Сочиның Олимпия паркы) күрсәттеләр.

Шуннан соң кунаклар Медиаүзәктә (Сочидагы 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарының элеккеге медиаүзәге) булдылар, аның территориясендә «Сириус» үзәге урнашкан. Монда Рөстәм Миңнехановка 3D-модельләштерү лабораториясен, ИТ-лабораторияне, космик системалар клубын һәм башкаларны күрсәттеләр.   

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты  Марат Бариев һәм башкалар озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International