Минтимер Шәймиев һәм Михаил Пиотровский “Эрмитаж-Казан” үзәгендә күргәзмә ачтылар

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә,”Эрмитаж-Казан” үзәгендә күргәзмә ачылды. Залда “Эрмитаж” һәм Император фарфор заводы музее коллекциясеннән XVIII-XXI гасырның 500ләп предметы урнаштырылган. Күргәзмә ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева катнашты.

Күргәзмәне ачып, Минитмер Шәймиев Татарстанга булган ышаныч һәм хөрмәт өчен Михаил Пиотровскийга рәхмәт белдерде.

“Мин һәрвакыт монда күргәзмә ачканда ассызыклап әйтәм, безнең Эрмитаж үзәге - илдә бердәнбер, Михаил Борисович, 12 ел элек, 2005 елда Казанда Эрмитаж үзәген ачып, безгә генә ышаныч белдерде. Бүген без 17 нче күргәзмәне ачабыз. Үзәктә инде миллионнан артык казанлы, татарстанлы һәм республика кунаклары булды. Барысы да тиешенчә, лаеклы төстә бара”.

Михаил Пиотровский күргәзмәне әзерләүдә катнашучыларга һәм аны карарга килүчеләргә рәхмәт белдерде. “Бүген без –Эрмитаж, “Эрмитаж-Казан” үзәге һәм Император фарфор заводы күргәзмәгә килүчеләргә Көнчыгыш белән Көнбатышны берләштерүче гаҗәеп матур фарфор турында күргәзмә тәкъдим итәбез”, - диде ул.

Михаил Пиотровский, Успение соборын һәм Зөя монастырен ЮНЕСКО бөтендөнья мирас исемлегенә кертү Россия өчен зур әһәмияткә ия, дип билгеләде. “Бу Россия һәм Татарстанның мәдәни сәясәтенең зур казанышы”, - дип белдерде ул.

Дәүләт Эрмитажы директоры Минтимер Шәймиевкә Эрмитажга булган игътибар өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International