Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларына эш сәфәре кыла

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Америка Кушма Штатларына (АКШ) килде. 

Эш сәфәре барышында (2017 елның 22-24 октябре) Рөстәм Миңнеханов  Хьюстон (Техас штаты) һәм Сан-Франциско (Калифорния штаты) шәһәрләренә барачак.

Хьюстонда Рөстәм Миңнехановның TomoWave, Emerson, Ozone21, Univation Technologies компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән очрашуы планлаштырылган.

Моннан тыш, Хьюстонда «Техас – Татарстан» эшлекле форумы узачак, анда Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы тәкъдир ителәчәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Райса университетына (1912 елда Хьюстонда нигез салынган АКШ хосусый тикшеренү университеты) барачак.

Сишәмбе көнне, 24 октябрьдә, Татарстан Президентының эш программасы Сан-Францискода дәвам итәчәк. Монда ул Халыкара технологик симпозиумда катнашачак (Global Technology Symposium – алга китүче базарларда венчур капитал, технологияләр һәм эшкуарлык тематикасы буенча Кремний даласы конференцияләренең берсе).

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Torrey Pines Investment, JVIS, Alfa8 компанияләре, Edge Water Investment, Hyperloop Transportation Technologies инвестицион фонды, шулай ук General Electric вәкилләре белән очрашуы көтелә.

Тагын Рөстәм Миңнеханов берничә халыкара компания вәкилләре белән очрашырга ниятли. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасының югары звено җитәкчеләре өчен «Алгарышлы лидерлык курсы» укыту программасын эшләтеп җибәрүдә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International