Татарстан Президенты Венгриянең Дәүләт секретаре – илкүләм икътисад министры урынбасары Иштван Лепшени белән очрашты

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Дәүләт секретаре – илкүләм икътисад министры урынбасары Иштван Лепшени белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча киләчәк адымнар, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар багланышларны үстерү, уртак проектларда катнашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.    

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International