Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында катнашты

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов биенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышында катнашты.  

Сессиядә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.  Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.  

Көн тәртибенә 34 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 13 республика законы проекты һәм 14 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе  субъектлары закон чыгару органнарының 2 закон чыгару инициативасы.  

Моннан тыш, депутатлар республика мәктәпләрендә дәүләт телләрен укытуның барышы турындагы мәсьәләне көн тәртибенә кертергә тәкъдим иттеләр.    

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен өйрәнү һәм  укыту темасы буенча фикер алышуларны калдырып торырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча эшне башкару өчен беркадәр вакыт кирәк.

«Бездә милли мөнәсәбәтләр буенча бернинди дә сораулар булмады, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Документ килгәч, без эш төркеме төзедек, республика Хөкүмәте эшне дәвам итә. Минемчә, бу эшне тыныч кыга азагына җиткерергә кирәк».

Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән  конструктив диалог алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International