Рөстәм Миңнеханов алкоголь базарында вәзгыятьне яхшырту буенча «юл картасы» әзерләргә йөкләмә бирде

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә тикшереп тору советының чираттагы утырышын уздырды.   

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә рәвешендә узды, утырышта республиканың кайбер мунициципаль районнары вәкилләре дә катнашты.

Төп тема – 2017 елның 9 ае эчендә алкоголь һәм спиртлы продукция базарындагы вәзгыять турында фикер алышу.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында хәбәр иткәнчә, 2017 елның 9 ае эчендә алкоголь продукциясен ваклап сату күләме үткән елның шушы чорына карата 4%ка арткан. Татарстанда җитештерелгән аракы сату күләме шулай ук 4%ка арткан. Шуның белән бергә 18 районда республикада җитештерелгән аракы сату күләме кимегән. Шулай ук тулаем республика буенча читтән кертелүче аракы сату күләме дә кимегән. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, болар бар да халык аракыны һәм тулаем  алкоголь һәм спиртлы продукцияне кимрәк куллана башлаганны күрсәтә. Ваклап сату күләмнәре кимү динамикасы кешеләрнең контрафакт продукция, суррогат, шикле продукция куллануларына да ишарә ясый.

Төп күрсәткечләрнең берсе – алкоголь белән агулану очракларының саны арту, диде Рөстәм Миңнеханов. 2017 елның 9 ае эчендә республикада алкоголь белән агулануның 543 очрагы теркәлгән. Бу җәһәттән үлем очраклары үткән елның шушы чорына карата 15,6%ка арткан.

Республикада алкоголь белән агулану очраклары балалар һәм яшүсмерләр арасында арткан. 2017 елның 9 ае эчендә республикада 14 яшькә кадәрге 29 бала һәм шулай ук 27 яшүсмер агуланган.

Үлем очраклары аеруча Әтнә, Балык Бистәсе, Спас, Аксубай районнарында күп теркәлгән.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, алкоголь базары торышының төп күрсәткечләреннән берсе – бер кешегә сатылган алкоголь продукциясе күләме. Аксубай районында бу күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән икеләтә ким.    

Тагын бер күрсәткеч – тартып алынган легаль булмаган алкогольнең  реализацияләнгән продукциягә карата күләме. Алты районда бу күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән ун мәртәбәгә ким.    

Рөстәм Миңнеханов алкоголь базарында вәзгыятьне яхшырту буенча «юл картасы» әзерләргә йөкләмә бирде

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International