“Халык контроле” системасына 2017 елның 10 аенда 43,5 меңнән артык гариза килгән, бу 2016 елның шушы чорына караганда 14%ка күбрәк

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

“Халык контроле” системасына 2017 елның 10 аенда 43,5 меңнән артык гариза килгән, бу 2016 елның шушы чорына караганда 14%ка күбрәк. Шул ук вакытта хәл ителгән гаризаларның өлеше дә югары – 75%. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

Брифингта “Халык контроле” системасының  2017 елның 10 аендагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.

Быел “Халык контроле” системасындагы иң популяр категорияләр: “Территорияләрне төзекләндерү” (14 мең 598), “Муниципаль юлларны карап тоту һәм төзекләндерү” (10 мең 625), “Юл хәрәкәтен оештыру” (3 мең 790).

“Гаризаларны күзәтү көн саен башкарыла”, - диде Сәрия Сабурская.

Хәзерге вакытта  “Халык контроле” системасында 62 категория. Аларның һәркайсына җаваплы министрлык яисә ведомство беркетелгән, алар гаризаларны эшкәртү белән шөгыльләнәләр.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан 2017 елның 10 аенда “Халык контроле” системасында башкарма комитетлары уңай эшчәнлек күрсәткән районнарны атады.

Бу исемлеккә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Арча, Актаныш, Баулы, Югары Ослан, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Чистай һәм Ютазы районнары башкарма комитетлары кергән. Сәрия Сабурская сүзләренчә, эшчәнлекне бәяләгәндә, барыннан да элек, хәл ителгән мәсьәләләрнең проценты һәм гаризаларны карауның вакыты исәпкә алына.

Моннан тыш, Кеше хокуклары буенча вәкил узган еллар өчен моннан алдагы йөкләмәләрне үтәгән районнарны да атады. Алар - Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Баулы, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Саба, Сарман, Спас һәм Ютазы муниципаль районнары.

“Татарстанда хезмәт күрсәтү” мобиль кушымтасы аша хәзер салым түләүләрен һәм бурычларны түләргә була. Мобиль кушымта яңартылып эшли башлау турында журналистларга брифингта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов сөйләде.

Түләүләр түләүчедә кирәкле мәгълүматлар белән квитанция булган очракта башкарыла ала, дип аңлатып үтә ул. 

Тимур Зарипов узган атнада яңартылган мобиль кушымта чыгуын билгеләп үтте. Аерым алганда, яңа функционал – газ хезмәте өчен уңайлы түләү булдырылган. Ул хәзер квартплатадагы кебек квитанциядәге мәгълүматларны кертмичә хисапны түләп булуын аңлатты.

Аның сүзләренчә, моннан тыш, күпфункцияле үзәкләргә, социаль яклау органнарына, эш белән тәэмин итү үзәгенә кабул ителүгә язылып була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International