Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Атомтөш Үзәге - Бөтенроссия техник физика ФТИ директоры Михаил Железнов белән очрашты

2017 елның 11 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Атомтөш Үзәге - Бөтенроссия техник физика ФТИ директоры Михаил Железнов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан системалы рәвештә, озак вакыт дәвамында "Росатом" дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлек итә. Быел июнь аенда Петербург халыкара икътисадый форумында "Росатом" белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Аерым алганда, әлеге документ республикада Россия Федерациясе Атомтөш Үзәге - Бөтенроссия техник физика ФТИ эшләнмәләрен гамәлгә кертүне күзаллый. 

Шуннан очрашуда катнашучылар Татарстан нефть комплексы оешмалары белән Россия Федерациясе Атомтөш Үзәге - Бөтенроссия техник физика ФТИ белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Шулай ук Михаил Железнов мәгълүмат технологияләре өдкәсендә багланышларны үстерү буенча тәкъдимнәр ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International