Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына килде

2017 елның 17 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясенә эшлекле визит белән килде.

Сәфәрдә аны  ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Коготин озата йөри.

Шандунь – Кытай Халык Республикасының кеше күпләп яши торган һәм иң бай провинцияләренең берсе. Татарстанда уңышлы эшли торган Haier көнкүреш техникасы җитештерү компаниясе нәкъ шушында урнашкан.

Вэйфана шәһәренә бару кысаларында Татарстан Президенты Weichai Power җитештерү компаниясе мәйданчыкларын караячак. Әлеге компания двигательләр, электрогенераторлар, тәгәрмәчле транспорт чаралары һәм автомобильнең аерым өлешләрен җитештерүдә алдынгылардан санала. Корпорация үз товарлары белән Россияне, шул исәптән “КАМАЗ”ны да тәэмин итә.

Рөстәм Миңнеханов Шандунь провинциясе җитәкчелеге белән очрашыр, дип көтелә. Анда төбәкара хезмәттәшлекне алга таба үстерү юллары каралачак.
Иртәгә, 18 ноябрьдә, Президент Гуаньдун провинциясенә барачак.

Казан ИТ-парк директоры Антон Грачев элегрәк “Татар-информ”га интервьюсында белдергәнчә, Гуаньдун провинциясенә кергән Шеньжень шәһәренә баруны Татарстан Элемтә министрлыгы, Татарстан Инвестицияләр үсеше агентлыгы белән берлектә нәкъ менә IТ-парк оештырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International