Татарстан Президенты: Вьетнамда Татарстан предприятиеләренең югары технологияле продукциясе билгеле

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Вьетнам-Татарстан" бизнес форумында катнашты. Форумда шулай ук шулай ук Россия Федерациясенең Хошиминда Генераль консулы Алексей Попов һәм Хошимин шәһәренең Халык комитеты Рәисе урынбасары Ле Тхань Лием катнашты. 

Татарстан һәм Вьетнам нефть эшкәртү һәм нефтехимия өлкәсендә хезмәттәшлекне уңышлы үстерә алачак, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул Хошимин шәһәрендә “Вьетнам — Татарстан” бизнес-форумында чыгыш ясаганда җиткергән.

Вьетнамда югары сыйфатлы нефть табу елдан-ел арта бара – бу диңгездә дә, коры җирдә дә шулай. Шул ук вакытта әзер нефть продуктларының күпчелек өлешен Вьетнам Азия илләренә озатырга мәҗбүр.

“Тулаем алганда, Вьетнам компанияләре белән элемтәләрне үстерүгә мөмкинлекләр зур булган өлкәләр булып, нефть эшкәртү һәм нефтехимия, энергетика, машина төзелеше, аларга компонентлар җитештерү, югары технологияләр, фармацевтика, медицина, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләр тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Хошимин шәһәрендә “Вьетнам — Татарстан” бизнес-форумында катнашучылар Россия-Вьетнам багланышларын үстерүдә төбәкара хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

“Татарстан үз дәрәҗәсендә эшлекле элемтәләрне җәелдерүдә ярдәм итәргә әзер”, - диде ТР Президенты.

Россиянең Хошиминдагы Генераль консулы Алексей Попов сүзләренчә, 2020 елга илләр арасында товар әйләнешен 20 млрд сумга җиткерү планлаштырыла. Быел беренче яртыеллыкта ул 20 процентка үскән.

Миңнеханов Вьетнамда Татарстан продукциясенең киң танылу алуын билгеләп үтте. Болар “КАМАЗ” йөк автомобильләре, Ми-17 вертолетлары, Яшел Үзәннең “Гепард “ фрегатлары һәм башкалар. Республикалар арасында узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше ике тапкырдан артыкка үсеп, 60 млн долларны тәшкил иткән.

Хошимин Халык комитеты рәисе урынбасары Ле Тхань Ли халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм Татарстан белән эшлекле элемтәләрне ныгыту ике илгә дә файда китерәчәгенә ышануын җиткерә.

“Бүген бу залда Татарстанның 10нан артык төрле предприятие вәкилләре бар. Алар эшкәртү сәнәгатеннән дә, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм күп кенә башка өлкәләрдән дә. Әлеге юнәлешләргә Вьетнамда ихтыяҗ зур һәм алар безнең эшмәкәрләрне кызыксындырмый калмаячак”, - дип билгеләп үтә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International