Татарстанда 2017 елның 24 ноябренә 2 млн. кв. метрдан артык торак файлануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 100,2%

2017 елның 25 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елның 24 ноябренә 2 012,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, ягъни үткән елның шушы чорына карата 100,2%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хезмәтне саклау өлкәсендә төзелеш мәйданчыкларындагы тикшерүләр турында да сөйләде. Татарстан Республикасында 2017 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 694 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен        14 млн. 40 мең сумга 474 карар чыгарылган.

Социаль ипотека программасы буенча 378,8 мең. кв. метрлык 6 мең 668 фатирлы 146 йорт гамәлгә кертелгән. 2017 елның инвестицион программасы буенча төзелүче 65 объектның 58е әзер диярлек; уртача әзерлектә – 7 объект.

2017 елда аренда торагын төзү программасы кысаларында 387 фатирлык 17 торак йорт төзү каралган, гомуми мәйданы – 22,6 мең кв. метр. 21,7 мең кв. метр мәйданда 363 фатирлы 16 объект гамәлгә кертелгән. Бер объект төзелеп килә – Апас районында 24 фатирлы йорт. 

Ирек Фәйзуллин шулай ук ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында 305 ятим балага  торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча торак бирү планлаштырылган. 25 ноябрьгә 203 торак урыны республика милкенә сатып алынган һәм махсуслаштырылган торак фонды яллавы шартнамәләре буенча ятим балаларга бирелгән; 27 торак урыны буенча алдан сатып алу эшләре бара; 75 торак урыны тапшырылган йортларда сатып алынган (Баулы, Югары Ослан, Кайбыч, Нурлат, Спас районнары).

Инвестиция программасы кысаларында 46 күп фатирлы йорт төзү планлаштырылган иде, 41е – әзер диярлек, 5се – уртача әзерлектә.  

Аз катлы йортлар (шул исәптән индивидуаль торак) төзү программасы буенча пландагы 8 мең 800 йорттан 8 мең 688 объект тапшырылган инде.  

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, 2017 елда авыл клубларын төзү программасы кысаларында 31 объектта да эшләр тәмамланган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе ведомствосындагы учреждениеләргә (26 объект) һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ведомствосындагы учреждениеләргә (15 объект) капиталь ремонт тулысынча төгәлләнгән.

Җирлекләр Советлары (башкарма комитетлары) биналарын төзү эшләре дә тәмамланган (11 объект).

2017 елда программа кысаларында 42 фельдшер-акушерлык пунктын төзү; патолог-анатомия бүлекчәләрен төзү 5 объектта да тулысынча төгәлләнгән; модуль-табиб амбулаторияләре – 6 объектта. Медицина ярдәме станцияләренә һәм сырхауханәләргә (6 объект) һәм амбулатор-поликлиника учреждениеләренә (8 объект) капиталь ремонт эшләре тулысынча беткән. 

Татарстанда 2017 елда амбулатор-поликлиника учреждениесе биналарына – барлыгы 74 бинага капиталь ремонт каралган: Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә. 23 ноябрьгә эшләр 67 объектта алып барыла. 7 объектта эшләр төгәлләнгән. 

Универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклардан модульле чаңгы базалары төзү кысаларында 120 универсаль спорт мәйданчыктан барысында да эшләр тулысынча тәмамланган.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2018 елда Татарстанда Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы линиясе буенча 39 республика программасы гамәлгә ашырылачак.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуга җитди игътибар бирүне сорады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International