Рөстәм Миңнеханов «Үзгәреш җиле» фестивалендә: Татар эстрадасына халыкара аренада да ихтыяҗ булачагына без ышанабыз

2017 елның 3 декабре, якшәмбе

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Үзгәреш җиле» II Татар җыры фестиваленең өченче концерты бара.  

Концертка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.   

Сәламләү хатында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бер ел элек уңышлы узган беренче фестиваль татар эстрадасының һәм халык җырының, үзенчәлеген үзгәртмичә генә, төрле милләт һәм төрле яшьтәге тыңлаучылар өчен заманча яңгырый алуын һәм кызыклы булуын раслады.   

«Алда яңа бурычлар һәм яңа үрләр. Актуаль музыка-сәхнә яңгырашына ирешеп, татар эстрадасына халыкара аренада да ихтыяҗ булачагына без ышанабыз», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Фестивальне уздыру фикеренең авторы – Рөстәм Миңнеханов. Проектның төп максаты – татар музыка сәнгатен Россиядә һәм чит илләрдә пропагандалау. Беренче мәртәбә «Үзгәреш җиле» 2016 елның ноябрендә узган иде, аның йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты фестивальне ел саен уздырырга дигән карар кабул итте.  

2017 елда проектта компетентлы жюри сайлап алган 22 җырчы һәм 2 вокаль төркем катнаша. Анда катнашучылар җырларны, симфоджаз оркестрына кушылып, татар телендә башкаралар. Сәнгать җитәкчелеге һәм сәхнәгә куючылар составында алдынгы Россия һәм Татарстан белгечләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International