Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альп (Франция) төбәге вице-президенты Филипп Менье белән очрашты

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Франция төбәкләре белән үзара хезмәттәшлекне үстерүгә гаять зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альп (Франция) төбәге вице-президенты Филипп Менье белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2017 елның 9 ае эчендә үзара товар әйләнеше шактый үскән. Катлаулы сәяси вәзгыятькә карамастан, безнең товар әйләнеше йомгаклары уңай, диде ул, Россия белән Франция мөнәсәбәтләре яхшы, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә дә.

«Без француз бизнесының Россия базарына чыгу өчен мәйданчык итеп Татарстанны сайлавын телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моның өчен безнең төбәктә бөтен шартлар да тудырылган, шул исәптән кирәкле инфраструктура, махсус икътисадый зоналарда салым ташламалары бар. Моннан тыш, Чаллы алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе үсә».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хезмәттәшлек энергетика, нефть химиясе, автомобильләр төзелеше, мәгълүмат технологияләре юнәлешләре, агросәнәгать секторы, медицина, төзелеш буенча уңышлы алып барылырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына жирәбә нәтиҗәләре буенча Франция футбол командасы Казанда уйнаячак.   

«Сезнең Казанга бу эш сәфәрегез кысаларында минем хезмәттәшләрем сезгә Татарстанда гамәлгә ашырылучы кызыклы проектлар турында җентекләбрәк сөйләрләр, дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов, Филипп Меньега мөрәҗәгать итеп.

Үз чиратында Овернь-Рона-Альп төбәге вице-президенты Филипп Менье визитны оештырган һәм бай программа өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, француз делегациясе составында – Кече һәм урта бизнес конфедерациясе вәкилләре, Татарстан бизнесменнары белән мөнәсәбәтләрне үстерергә теләүче эшкуарлар.

Филипп Менье Овернь-Рона-Альп төбәген кыскача гына тәкъдир итте. 

Филипп Менье очрашу барышында Татарстан белән Овернь-Рона-Альп төбәге арасында хезмәттәшлек турында меморандум әзерләү эшен башларга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады һәм документны әзерләү өчен эш төркеме оештырырга кушты.    

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында шулай ук Овернь-Рона-Альп төбәге җитәкчелеге белән идарә системасы һәм дәүләт органнары эше буенча тәҗрибә алмашырга тәкъдим кертте.   

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Филипп Менье барында Кече һәм урта бизнес конфедерациясе белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Кече һәм урта бизнес конфедерациясе президенты Франсуа Тюрк һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кул куйды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International