Рөстәм Миңнеханов Миланда Midiaset компаниясенең телевизион үзәгендә булды

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Миланда Midiaset компаниясенең телевизион үзәгендә булды.

Mediaset – хосусый Италия медиа- һәм телекоммуникация компаниясе. Телевидение, кино, мультимедиа һәм реклама җитештерү һәм дистрибуция өлкәләрендә эшли. Компаниягә 1987 елда Сильвио Берлуксони тарафыннан нигез салынган.

Хәзерге вакытта Mediaset компанисенең унбер түләүсез телеканалы һәм 20 түләүле телеканалы бар.

Mediaset – Европада икенче иң эре хосусый телевизион корпорация дип санала, Италиядә – беренче.

Рөстәм Миңнеханов өчен Mediaset телеүзәге буйлап экскурсия оештырылды, аның барышында ул офис бүлмәләрендә, телестудиядә һәм башка җитештерү бүлмәләрендә булды.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук тикшеренүләр музеен күрсәттеләр – монда җинаять эшләре кузгатылган телетапшырулар буенча материаллар җыелган.

Татарстан Президенты Mediaset телеүзәгенең һәм аның телестудияләренең җайланмалар белән тәэмин ителешен уңай бәяләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International